Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Г.Ә. Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Инде өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республикабызның иң күркәм гаиләләрен тантаналы рәвештә үзендә кабул итү мәңлесен уздыра. Бу елны бу чарада 51 гаилә катнашты.

Балык Бистәсе муниципаль районыннан тантаналы чарада Балыклы Чүкәй авылыннан Наиль һәм Наилә Нургалимовлар катнашты.

Наиль-Наилә исемнәре бүләк мәгънәсен йөртәләр. Алар бер-берсенә язмыш бүләге булалар!

1985 елның 19 июль көнендә Нургалимовлар гаиләсе туа. 30 елдан артык матур гаилә корып яшәүче гаиләдә саф мәхәббәт, бер-берсенә хөрмәт яши.

Олы мәхәббәттән әти-әнине сөендереп ике ул дөньяга килә. Бүгенге көндә инде алар икесе дә югары белем алып, зур эшләргә урнашып, матур гаилә корып җибәрделәр.

Гаилә башлыгы Наиль Салих улы төпле акыллы, дөрес сүзле, таләпчән һәм бик итәгатьле. Үз тырышлыгы белән барысы бергә пай җирләрен эшкәртәләр, эре терлек үстерәләр.

Наилә Шамиль кызы үз гомерен балаларны тәрбияләү, белем бирүгә багышлый. Казан дәүләт институтын тәмамлап, үз эшчәнлеген урта белем бирү мәктәбеннән башлап җибәрә. “Балалар белән эшләү аңа яшәү чыганагы булып тора”, дип сөйли ул.

Мәгариф өлкәсенә керткән тырышлыгы өчен Татарстан Республикасы тарафыннан күп кенә мактауларга лаек була Наилә ханым.

Матур, тату Нургалимовлар гаиләсе әйләнә-тирә күршеләренә, дус-туганнарына зур игътибар, хөрмәт белән яшиләр. Бер-берсенә җылы мөнәсәбәт тоеп яшиләр алар.

Туган җиренә булган тугрылык, ярату хисе аларга гомерлеккә Балык Бистәсендә төпләнеп калырга этәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International