Чистай ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә паспортлар тапшыру

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

            2016 елның 29 августында Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата-аналары, әби-бабайлары, педагоглары өчен ишекләрне киң итеп ачты. Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага - паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.

           ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова- Реутина әлеге чараны  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында ачты.

           Онытылмас, тантаналы шартларда 15 яшүсмер Россия гражданинының төп документын- паспорт алдылар. Алар паспортның барлыкка килү тарихы, ЗАГС бүлеге турында яңалыклар белделәр.

          Биредә котлау сүзләре белән Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге  башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов, шулай ук  Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе миграция хезмәте идарәсенең Чистай бүлеге  и.о. начальнигы Алина Виталий кызы Станкевич чыктылар.

Алар  паспорт алучыларны үз илебезнең патриотлары булырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International