Горбуновлар, Ярмухаметовлар, Мингалеевлар, Хуснутдиновлар Аксубай районының ГХАТ бүлегендә теркәлгән яшь гаиләләр республика көне бәйрәмендә кунаклар булдылар. Район башлыгы Камил Камал улы Гилманов яшь гаиләләрне котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Хәзердән башлап республика Көне һәм гаилә төзү көне күп милләтле гаилә Сергей һәм Флюзә Волковлар гаиләсе 30 август көнне билгеләп үтәчәкләр. Никах теркәлү көнне Аксубай районы ЗАГС бүлеге баш белгече Гөлназ Хамматова үткәрде. Алып баручы тантананы киңәш белән тәмамлады: "Булсын тынычлык Сезнең йортта, Сезнең йөрәкләрдә тыныч дөнья булсын!"
Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге һәм музей хемәткәрләре берлектә “Сәүдәгәр йортында туй” дигән проект өстендә бүгенге көндә дә тыгыз элемтәдә эшли. Яшь парлар һәм аларның кунаклары ГХАТ бүлегендә язылышу тантанасы тәмамлану белән Зәй музеена баралар. Музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Сәүдәгәр йортында туй” дип исемләнгән театр постановкасын карыйлар. Бу проект кыссаларында яшь парлар тарихи туй йолаларына, элекеге киемнәргә багышланган күргәзмә белән танышалар.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районында юбилярларны котлау тантанасы үткәрелде. Гарифуллин Габдрауф Шафикович һәм Зөләйха Хатиповна үзләренең 60 ел тормыш иткән бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
«Энергетик» мәдәният сарае үзенә җыйган кәләш һәм кияуләр арасында игълан ителгән « Туй шаукымы» конкурсында шәһәр, районыбызнең 6 яшь пары туй киемнәреннән бәйге сынаулары үтте. Үзенчәлекле сорауларга җавап бирүдә, туй вальсын биюдә, кәләш-кияүләргә аерым-аерым куелган биремнәрне үтәүдә иң-иңнәр дип өч пар табылды. Яшь парларга киләчәктә матур тормыш һәм гүзәл Зәебездә матур, акыллы балалар үстереп, гөрләп яшәүләрен теләп калдылар.
28, 29 августта Алабуга районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ял көннәрендә "Пионер паркы" ачуга әзерләү өмәләрендә катнаштылар. Бу парк Алабугада тагын бер ял итү урыны булыр дип көтелә.
50 ел бергә гомер кичергән бу гаиләне Алабугада белмәгән кеше юктыр.
Виктор Васильевич - татарстаннын атказанган төзүчесе, Галия Шариповна - Татарстанның мәгариф отличнигы. Виктор Васильевич эш дәверендә Алабуга, Менделеевск районнарында 77 күпер төзегән. Галия Шариповна - укытучылар династиясен дәвам итүче. Династиянең педагог стажы - 300 ел.
Бу матур гаиләгә саулык, уңышлар телибез.
Людмила һәм Николай Колесниковлар гаиләсе Аксубай районына зур өлеш кертәләр. Республика Көне алдыннан республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә аларны ел саен үткәрелә торган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызының тантаналы кабул итүдә катнашучылар булдылар.
Аксубай районының күп коллективлары һәм битараф булмаган халык "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнашты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре беренче сыйныфка баручы Виолага мәктәпкә кирәк-яраклары әйберләр бүләк иттеләр.
2016 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районының ГХАТ бүлеге каршындагы аллеясында зур бәйрәм булды. 2016 елда язылышкан 9 пар, яңадан туй күлмәкләрен киеп, мәхәббәт агачына үзләренең исемнәре hәм туй көне язылган яфракларын беркеттеләр.