Татарстан Республикасы көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районында юбилярларны котлау тантанасы үткәрелде. Гарифуллин Габдрауф Шафикович һәм Зөләйха Хатиповна үзләренең 60 ел тормыш иткән бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Габдрауф Шафикович үзенең хезмәт эшчәнлеген 1953 елда төзүче һөнэреннән башлап җибәрә, укучыдан башлап ,цех җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Аның җитәкчелегендә Әлмәт шәһәре төзелә. Зөләйха Хатиповнада үзенең хезмәтен штукатур-маляр һөнәренә багышлый. Шунда бергә кавышып, 1956 елда тыйнак туй үткәрәләр. Бер юлны сайлап, иңне-иңгә куеп бәхетле тормыш итәләр. Бәхетле гаиләдә дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларны 8 оныклары да куандарып торалар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Амирова Гарифуллиннар гаиләсен тәбрик итте, чәчәкләр, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапашырды.