Мәхәббәт агачы

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

2016 елның 29 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районының ГХАТ бүлеге каршындагы аллеясында зур бәйрәм булды. 2016 елда язылышкан 9 пар, яңадан туй күлмәкләрен киеп, мәхәббәт агачына үзләренең исемнәре hәм туй көне язылган яфракларын беркеттеләр. Мәхәббәт агачында барлыгы 2016 елда язылышкан парлар санынча 147 матур яшел яфрак пәйда булды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина барлык килгән кунакларны һәм яшь парларны шушындый матур бәйрәм белән тәбрикләде, һәм агачка беркетелгән яфракларны мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булыр, - дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International