ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2016 ел
сишәмбе

          30 август көнне Ютазы районының 25 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Бу көнне урам буйлап барлык килгән кунакларны үзләренең аклыклары һәм паклыклары белән сокландырып яшь кәләшләр узды. Районда гаиләләр төзелеп, балалар туганда аның киләчәге якты, алдагы көннәре бай һәм өметле.

        30 августа Биектау районының Мүлмә авыл җирлегендә Ресублика көненә багышланган бәйрәм чараларында 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Тантанадан соң яңартылган Урицкий паркына юнәлделәр, “Мәһәббәт стена”сына йозак элделәр.

Менделеевск шәhәрендә, Шәhәр көнен бәйрәм итү кысаларында, оригиналь бизәлгән балалар арбасы тагып, ата-ана hәм бала парады уздырылды. Әти әниләр жюри – социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Костантин Макаровка, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фаина Козыревага һәм мәдәният Идарәсе җитәкчесе Екатерина Шигаповага үзләре уйлап тапкан дизайнер чишүләрен тәкъдим иттеләр.

Нинди могҗиза, нинди шатлык һәм нинди табышмак – берьюлы ике йөрәк дөньяга аваз сала! Һәм алар ике тамчы су кебек бер-берләренә охшаш, бер-берләре белән күзгә күренми торган җепләр белән бәйле. Игезәкләр сәхнәгә чыгу өчен карнавал костюмнары әзерләп килгәннәр. Кечкенәләр бер дә тарсынмыйча күңелле биюләр биеде, ә зуррак игезәкләр исә шигырь сөйләде, җыр башкарды. Фестивальнең ахыргы аккорды булып бүләкләү тантанасы узды. Игезәкләргә һәм аларның әти-әниләренә дипломнар һәм сертификатлар тапшырдылар.

             Ел да 30 август көнендә Балык Бистәсе районында, Татарстан Республикасы көне алдыннан, “Авыл көне” билгеләнеп үтә.

             Балыкбистәлеләр өчен бу елгы бәйрәм икеләтә булды. Чөнки нәкъ менә бу көнне яңа Яр буе ачылу тантанасы булып узды. Олысы-кечесенә дә гаилә, дуслар белән ял итү өчен бу бик уңайлы урын булды.

30 август көнне Балтач районы “Сабан туй” ял паркында Татарстан Республикасы көне уңаеннан 2 нче, 3 нче балаларын тудырган 5 әнигә ана капиталы сертификаты тапшыру танатанасы булып узды. Сәхнә түренә чакырылган 5 гаиләне дәүләт тарафыннан бирелгән бик мөһим бүләк - ана капиталы сертификаты алулары белән Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Алсу Сафина котлады. Сертификатлар белән бергә әниләргә чәчәк бәйләмнәре дә тапшырылды.

30 август көнне Питрәч районында зур бәйрәм программасы узды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле уеннарда катнашты, концерт карады. Берничә төрле акция узды. Бәйрәм салют белән тамамланды.

2016 елның 30 августында Яшел Үзән халкы берьюлы ике бәйрәмне Республика Көнен һәм Шәһәр Көнен билгеләп үттеләр.

Шул уңайдан Балтач районнының “Сабан-туй” ял паркында зур бәйрәм уздырылды. Бу бәйрәмдә Балтач районының 14 яше тулган 10 яшь гражданы да катнашты. Аларны сәхнә түренә чакырып ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм Россия федераль миграция хезмәтчелеге инспекторлары тантаналы рәвештә иң мөһим документ - паспортлар тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International