30 август - Татарстан Республикасы көне

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Шул уңайдан Балтач районнының “Сабан-туй” ял паркында зур бәйрәм уздырылды. Бу бәйрәмдә Балтач районының 14 яше тулган 10 яшь гражданы да катнашты. Аларны сәхнә түренә чакырып ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм Россия федераль миграция хезмәтчелеге инспекторлары тантаналы рәвештә иң мөһим документ - паспортлар тапшырдылар. Балаларга матур теләкләр әйтелде. Киләчәктә алар илебезнең чын патриотлары булып, үзләренең яхшы укулары, актив булулары белән дәүләтебезнең ныгыуна зур өлеш кертерләр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International