Менделеевск шәhәрендә, Шәhәр көнен бәйрәм итү кысаларында, оригиналь бизәлгән балалар арбасы тагып, ата-ана hәм бала парады уздырылды. Әти әниләр жюри – социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Костантин Макаровка, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фаина Козыревага һәм мәдәният Идарәсе җитәкчесе Екатерина Шигаповага үзләре уйлап тапкан дизайнер чишүләрен тәкъдим иттеләр.
Әлеге бәйгене кәләшләр образында Гөлназ Стрелкова hәм Эльвира Колобанова алып бардылар. Балалар арбасын күрсәтер һәм аның турында сөйләү өчен алып баручылар һәрбер гаиләне мәйданга чакырып тордылар. Бик кызык иде кечкенә балалар артыннан күзәтергә, алар гел елмайдылар, шәhәрлеләргә күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
«Оригиналь жанр балалар арбасы» номинациясендә беренче урынга кызлары Эльвина белән Ксения hәм Наиль Мингазовлар лаек булдылар, икенче урынга уллары Амирхан кызлары Алия белән Әльвира hәм Руслан Микеевлар ия булдылар. Аларның бала арбалары кәләш hәм кияу тематикасын хәтерләтеп эшләнгән иде.
Булановлар гаиләсе «Мультяшные истории» номинациясендә билгеләп үтелде - принцесса өчен карета hәм «Коляска для моей куклы».
Махсус приз – район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән сертификатка, «Космичиеские мифы» номинациясендә Даниловлар галисе лаек булды.