30 августа Биектау районының Мүлмә авыл җирлегендә Ресублика көненә багышланган бәйрәм чараларында 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Шулар арасында Сәләхетдиновлар, Сәлих улы Әхәт һәм Сабир кызы Фәһимә гаиләсе дә бар иде. Алар икесе дә күп еллар “Татарстан” колхозында хөзмәт куйдылар. 3 бала тәрбияләп үстерделәр, һәр кайсы тормышта үз урынын табып, әти-әниләре кебек ныклы гаиләләр төзеп яшиләр.