Балык Бистәсендә “Татарстан Республикасы көне”н бәйрәм итәләр

2016 елның 30 августы, сишәмбе

             Ел да 30 август көнендә Балык Бистәсе районында, Татарстан Республикасы көне алдыннан, “Авыл көне” билгеләнеп үтә.

             Балыкбистәлеләр өчен бу елгы бәйрәм икеләтә булды. Чөнки нәкъ менә бу көнне яңа Яр буе ачылу тантанасы булып узды. Олысы-кечесенә дә гаилә, дуслар белән ял итү өчен бу бик уңайлы урын булды.

             Тантаналы чарага Татарстан Республикасы көне алдыннан әле яңа гына гаилә корган парлар чакырылды.

Районыбыз башлыгы Илһам Госман улы Валеев яшь парларга матур, бәхетле тормыш теләп истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International