ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Республика көнендә Тукай муниципаль районында ял паркы ачу тантанасы узды. Бәйрәмдә хөрмәткә лаеыклы кунаклар арасында дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. Тантананың бизәге - бәйрәм көнендә балалары туган яшь гаилә һәм алтын туйларын билгеләүче Салиховлар гаиләсе булды. ГХАТ бүлеге һәм администрация исеменнән парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2016 елның 31 августында, Белем көне алдыннан, ГХАТ идарәсе белгечләренең быел беренче сыйныфка барган баларын яңа уку елы бедән тәбрикләде.


30
август, 2016 ел
сишәмбе

 27 августа Баулыда Татарстан Президенты  Рөстәм Минниханов “Яшь парлар”  скверын ачты.

Яңа сквер яшь парларның яраткан урынына әйләнер дип көтелә. Чөнки моның өчен бар шартлар да тудырылган. Скверда бар уңайлыклары тудырылган ял урыннары, гаилә белән күңел ачу урыннары, LOVE  сүзеннән торган мәхәббәт йозаклары элү өчен арт-объект бар.

    2016 елның 27 августында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2500 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Хаялтдиновларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.

Тәтеш муниципаль районында Республика көненә багышланган түбәндәге чаралар узды: “Республика ленточкасы” акциясе, тантаналы митинг, велосипедта чабу, стендта ату буенча ярыш, шахмат һәм шашка буенча ярыш. Бу чараларда Тәтеш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Мамадыш шәhәренең 235 елллыгын бик зурлап уздырдылар. Бәйрәмнең бизәге булып кәләшләр парады булды. Урамга бәйрәм итәргә чыккан халык кәләш-кияүләрне кул чабып каршы алды, бәхет теләде.

    30 август көнне, районның юбилей бәйрәмендә 25 ел бергә гаилә төзеп яшәүче парлар да катнашты. 1991 елны, беркайчан аерылышмаска вәгъдә биреп өйләнешкән бу парлар, бүген дә кулга кул тотынышып, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, балалар үстереп, тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Аларга бу бәйрәм көнендә район башлыгы Рөстәм Нуриев озын гомер, сәламәтлек, гаилә бәхетенең чиксез булуын теләде.

Быел Республика көнендәбәйрәм беренче тапкыр Әлки районын Базарлы Матакнын үзәк ял паркында үтте. Бәйрәмгә килгән халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Республика көне белән тәбрикләп, ул һәркемгә сәләмәтлек, имин матур тормыш теләде. Ул йорт-җирен тәртиптә тоткан, матур бакча үстергән гаиләләрне сәхнәгә чакырып бүләкләде.

2016 нче елның 30 августында Республика көнендә Мамадыш шәһәре Нократ елгасы Яр буенда паспорт тапшыру тантанасы үтте. 8 яшүсмер - 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр.

Республика көнен Баулы халкы яңа скверда бәйрәм итте. Район Башлыгы Р.Х.Гатиятуллин җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрик итте һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова да бар иде. Р.Х.Гатиятуллин аңа район Башлыгының Почет грамотасын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International