Республика көнен Баулы халкы яңа скверда бәйрәм итте. Район Башлыгы Р.Х.Гатиятуллин җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрик итте һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова да бар иде. Р.Х.Гатиятуллин аңа район Башлыгының Почет грамотасын тапшырды.