Рөстәм Миңнеханов Татарстанның үсешенә өлеш керткән гаиләләр белән очрашты

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызының республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итүе узды. Барлыгы очрашуда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 51 гаилә катнашты.

"Бездә матур традиция бар – Татарстан Республикасы Көне алдыннан Казан Кремленең бу гүзәл залына иң яхшы гаиләләрне чакырырга", - диде чарада катнашучыларга Президент.

"Без гаиләләребез белән горурланабыз һәм алар нык булсын, гаиләләр тагын да күбрәк булсын өчен зур тырышлыклар куябыз. Уңай динамика билгеләп үтелде: җиде ай эчендә 13,5 мең никах теркәлгән. Шулай ук уңай динамика биш ел дәвамында демография буенча да күзәтелә", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, иң яхшы гаиләләр мисалында Татарстан һәм тулаем ил үсешенә алар өлеш керткәнне күрсәтергә кирәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева белдергәнчә, иң яхшы гаиләләр муниципалитетларда сайланды, анда район башлыклары белән шундый ук кабул итүләр уздырылды. "ТР Президенты һәм аның тормыш иптәше белән очрашуда нинди гаилә катнашачагын нәкъ менә районнар үзләре билгеләде. Бу - үз муниципаль районы, республикабыз үсешенә үз өлешләрен керткән, төрле өлкә вәкилләре, күп балалы, шулай ук бергә ун елдан артык яшәгән гаиләләр. Иң "өлкән" гаилә – Казаннан Тукаевлар гаиләсе, алар быел бриллиант юбилей туйларын – 60 ел бергә торуларын бәйрәм иткәннәр", – дип хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International