29 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республикабызның иң үрнәк гаиләләрен кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы көне алдыннан оештырган бу очрашуда Ютазы районында яшәүче Татьяна Михайловна һәм Александр Иванович Кощиенколар гаиләсе да катнашты. Алар 30 ел кулга- кул тотынышып олы тормыш юлыннан бергә атлыйлар һәм районның күркәм парларының берсе булып торалар.