29 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызы белән Республиканың иң яхшы гаиләләрен ел саен тантаналы кабул итәләр. Быел бу чарада Татарстанның төрле районнарыннан 51 гаилә катнашты.
Кукмара муниципаль районының Балыклы авылыннан зур хөрмәткә лаек Хабибрахманов Газинур Хатим улы һәм Зөлайха Миннеәхмәт кызы гаиләләре дә бу тантанада катнашты. Хабибрахманов Газинур Хатим улы – “Урал”хуҗалыгы җитәкчесе, эшләү дәверендә үзен оешманың оста оештыручысы итеп күрсәтте, энергияле, инициативалы җитәкче, авыл хезмәткәрләре алдында авторитетлы, мохтаҗ ветераннар һәм авыл хезмәткәрләренә ярдәмчел, авыр вакытларда ярдәм кулы сузарга әзер торучы ул. Газинур Хатим улы гаиләчел, үрнәк әти дә һәм бабай да. Аның тормыш иптәше – Зөләйха Миннеәхмәт кызы, медицина училищесын тәмамлагач, 36 ел буе фельдшер булып эшли, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Алар 33 ел бергә бәхетле гаилә булып гомер итәләр, өч бала тәрбияләделәр, хәзер инде оныклар тәрбияләүдә булышалар.