ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Безнең җитеш гаилә" китабы буенча автор Виль Гарифуллин тренинг үткәрде.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Немец һәм инглиз галимнәре  баланы өлкәнрәк  яшьтә табу яхшырак дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Тикшеренүчеләр дә,  хәзерге заман медицинасы  ярдәмендә яшь кызларга караганда өлкәнрәк яшьтәге хатыннар  исәнлеге яхшырак булган балалар тудыралар дип саныйлар.

         Арча станциясенең күп функцияле үзәгендә тематик кичә уздырылды. Районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.

Икенче балалары туган гайләләрне Казан шәһәре думасы Депутаты Рушания Бильгильдеева котлады.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 27 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

Буа районы ЗАГС бүлегендә 2016 нчы елның 25 октябрь көнендә 300-нчы баланың тууын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр балага Варвара исеме куштылар.

2016 елның 25 октябрь көнендә “ Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” проекты буенча пресс-конференция узды.

   Һәр ай саен Әлмәт малайларына һәм кызларына, шәхесне билгеләүче документ - паспорт тапшыру, тантаналы рәвештә традициягә кереп китте . Гадәттәгечә, чара Яшьләр үзәгенең универсаль залында уздырылды. 100 Әлмәт малайлары һәм кызлары тормыштагы иң баш документларын алгач, тулы хокуклы Россия Федерациясе гражданнарына әверелделәр.


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Актаныш районы Пучы авылы тыл ветераны Хайретдинова Мәрьям Газиз кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.

Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде 40 ел гомер үтеп киткән. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 5 оныгы бар Низамовларның.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International