Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дүртенче пар игезәкләрне теркәделәр. Хәҗиморатовлар гаиләсендә туган балаларга Динә һәм Ратмир дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм аларның сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләп калды!
Мамадыш районының Түбән Кыерлы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт куйган, тыл ветераны Хөснуллина Миннехәят Әхмәтсафа кызы шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бистәбездә яшәүче Зәкиулла Нәбиулла үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Заманында ул меңнәрчә Алексеевск егетенә армия дип аталучы тормыш мәктәбенә китәргә булышкан. Еракта калган 1985 елда нәкъ менә ул Алексеевск районына Мәңгелек ут ялкынын алып кайткан. Аңа Әфганстанда һәлак булган беренче Алексеевск егете Николай Игнатичевны туган ягына алып кайтырга туры килгән.
Бу көннәрдә армия сафларына районнан 84 егет китәчәк. Район башлыгы Р. Кузюров шәһәр Мәдәният сараенда узган бәйрәмдә егетләргә иң мөхиме – матур, сау-сәләмәт хезмәт итүләрен теләде. Традиция буенча, чарада яшьләрне армия сафларына әзерләүче, хәрби-патриотик тәрбиягә зур өлеш көртүче буын да билгеләп үтелде.
Беренчеләрдән булып әлеге гаилә район башлыгы Александр Шадриковны, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗановны, шушы бүлекнең ветераннары советы рәисе Фариз Шакировны һәм Зур Чынлы авылы җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиулловны каршы алды.
29 октябрь көнне Мөслим районында “Урман утырту көне” үтте. ГХАТ бүлеге дә Мөслим авыл җирлеге коллективы белән берлектә бу чарада актив катнашты.
Минзәлә районында “Үз агачыңны утырт” акциясе киң колач белән үтте. Ел саен бу акция ике тапкыр: язын май аенда, көзен октябрьдә уткәрелә. Районыбызда урнашкан хәр оешма кешесе ай буе агач утырту эшендә катнашып, үзенең өлешен кертте. Райондагы һәр авыл һәм шәһәребез урамнарына күп итеп миләш, шомырт, алма, каен, юкә, балан, чыршы агачлары утыртылды.
2016 елның 28 октябрь көнендә Түбән Кама шәһәрендә масштаблы “ Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” дип исемләнгән проект тәмамланды.
Яшь гаилә Зилә исемен сайлаган булсалар да кызны күргәч, бу фикерләреннән кире кайтканнар , чөнки Алмаз белән Эльвира әйтүенчә кызга Айзә исеме туры килер дип уйлаганнар.
27 октябрьдә 2016 елның Югары Ослан муниципаль районының Кильди авыл җирлегендә Изумруд Юбилярларны Панферовлар гаилəсен Иван улы Иван һәм Федор кызы Ольганың 55 ел бергə гомер итүлəрен тантаналы тɵстə хөрмәтләү булды. Алар тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхәббәтлəрен саклап калып, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан, гаилəлəрен саклап калалар. Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.