ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

  2016 нчы елның  02 нче ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Төбәк авылында яшәүче Зәйнуллина Минҗиһан Тимергали кызы  үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Минҗиһан әбине РФ Президенты исеменнән тәбрикләргә ГАУСО КЦСОН  “Балкыш” директоры Равилин Р.Р., Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. килгән иде. Алар Минҗиһан әбигә РФ Президенты исеменнән котлауларны һәм район башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән бүләк тапшырдылар.

          2016 нче елның 02 ноябрь көнне  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Дудиннар гаиләсе чакырылган иде.

2016 елның 02 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яше җиткән Россия гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Бу көнне үзенең төп документын тантаналы шартта 13 яшь яшел үзәнле алды.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә октябрь аенда 30 туу турында акт теркәлде.  Шунысы куанычлы, былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10% ка күбрәк. Туган балаларның  12 сы  малайлар, 18- кызлар. 15 бала гаиләдә беренче булып, 10 – икенче, 5- өченче  булып туды.

2016 елның 1 ноябрендә Буа районы Яңа Чәчкап авылында Асия Корбангали  кызы Гәйниева үзенең 90 яшьлек олы юбилеен үткәрде. Асия апа үзенең тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны белән җиде бала тәрбияләп аякка бастырганнар. Күп еллар ул үзенең туган авылында, “Үзәк” колхозында хезмәтен куйган. Асия апаны 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы дә котладылар.  Шул теләкләргә Буа районы җитәкчеләре да кушылды.

Үткән октябрь аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 47 сабый теркәлде: 24 малай һәм 23 кыз. Иң кечкенә бала 2450, ә иң зуры – 4500 грамм.  Иң яшь анага – 20, иң өлкән анага 42 яшь.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Аны әлеге истәлекле вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре һәм Никольск авыл  җирлеге Советы хезмәткәрләре җылы котладылар.

Татарстанда яшәүче 187 йөзъяшәр арасында нурлатлылар да бар. Нурлат райоынында йөз яшьләрен тутырган 4 кеше яши. Районның иң олы яшьтәге кешесе – 103 яшьлек Әминә әби Сәлахова. Югары Нурлатта  туып, шунда гомер кичергән Әминә әби – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы.

Парклар һәм скверлар үсеше концепциясе кысаларында Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районында эшләгән парклар һәм скверлар  объектлары аша яшь гаиләләр өчен гаилә бәхете туй маршрутын оештырдылар.

Гурий Филипп улы 1941 елның апрель аенда Кызыл армия сафларына алына хэм ахырына кадэр жинеп чыга.Зур исемнэргэ ия була. Ул Сталинград сугышында катнаша, ике мәртәбә яралана, һәм һәрвакыт  госпитальдә дәваланганнан сон,  фронтка хезмэт итэргэ китә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International