Бүген Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә авыл советы сәркатипләре белән чираттагы җыелыш үткәрелде.
2016 елның 3 ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында Мөхәмәтгалиевлар гаиләсенең 50 еллык “алтын” туй юбилейлары узды.
3 ноябрь көнне Питрәч район мәдәният үзәгендә укучылар үзләреннен беренче документларын алдылар. Паспортларны башкарма комитет урынбасары Зимфира Мухаметгареева тапшырды. Яшь гражданнарга бүләкләр бирелде.
Әлки районы мәдәният йортында “Мәхәббәтсез яшәп булмый” дигән кичә үткәрелде. 1 ноябрьдә район мәдәният йортында әнә шундый исем астында тематик кичә үткәрелде. Анда районыбыз авылларыннан әлегә гаилә кормаган егетләр һәм кызлар чакырылды. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Бәйрәм азагында иң активларга Фирдүс Тямаев концертына билетлар бүләк ителде. Кем белә, бәлки шунда парлар хасил булып, яңа гаиләләр корылыр. Бирсен Ходай, дөрестән дә, бу тормышта мәхәббәтсез яшәү бик авыр.
3 ноябрь 1966 елның бу гаилә үз йөрәкләрнен һәм язмышларын берләштерделәр. Юбилярларыбыз озын һәм бик бәхетле тормышта әшәп балаларын үстереп инде менә дүрт онык, ике оныкчыларын тәрбиәләргә булышалар ! Сез алар өчен – матур үрнәк. "Алтын" гаиләгә күп еллар бергә яшәргә телибез!
3 ноябрь көннеңдә Никахлашу Сараенда университет һәм нефть техникумы студентларының Пенсия фонды, нотариус, юрист-медиатор һәм "Бердәм Россия" вәкилләре белән очрашу узды.
Бүген инде беткән Таң авылында туып-үскән Миңнегөл һәм Әсхәт Гыймадиевлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны бу матур бәйрәмнәре белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева өйләренә барып тәбрикләде. Ул район җитәкчелеге исеменнән дә юбилярларга теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды. Өч бала үстергән, дүрт оныкка сөенүче Алтын пар үзенең тату тормышының сере белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге бинасында узган шәһәр һәм район җитештерүчеләре продукцияләре күргәзмә-презентациясендә катнашты. Күргәзмәдә сөт комбинаты, икмәк продуктлары комбинаты, шулай ук башка җитештерүчеләрнең товарлары тәкъдим ителгән иде. Ә Бөгелмә сөт комбинаты продукциясен хәтта дегустацияләргә дә мөмкин булды.
3 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советының 22нче утырышында депутатлар Дәүләт Советы Карары проектын хупладылар. Бу Карарда Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәре көне билгеләнә. Ул 18 декабрьдә билгеләп үтеләчәк.