5 ноябрьдә 2016 елның бу гаилә алтын туйларын билгеләп утте. Юбилярларны "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы Рәгать Хөсәенов , "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы - Нурмөхәмәтов Рафаэль котларга килделәр. Шушы олы бәйрәмнәре белән котлап алтын юбилярларыбызга узләренен ин изге терәкләрен житкерделәр.Чын күңелдән сезне "Алтын туегез белән" котлыйбыз! Сезгә һәм сезнең балаларыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телибез!
2016 елның 5 ноябрь көнендә Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәм көне алдыннан Түбән Кама никахлашу Сараеның белгечләре яшь парларга Республикабыз Конституциясе җыентыгын тантаналы рәвештә тапшырдылар.
Катнаш никахлар һәрвакыт булган дип әйтүчеләр белән бәхәсләшү авыр, чөнки ул бик ерак заманнарга барып тоташа. Хәзерге көндә дә чиста милләтне аерып әйтеп булмый.
Тәтеш муниципаль района Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быелгысы елда 76 никах рәсми рәвештә теркәлгән, шуларның 25е катнаш никахлар.
4 ноябрьдә “Халыклар бердәмлеге көнендә” Апас мәдәният йортында "Шома бас" бию фестивале узды. Биредә һәрбер авыл җирлеге бер бию чыгычын әзерлзгзн иде. Фестивальнең максаты – бию номеры аша төрле халыкларнын бер-берсенә дустанә мөнәсәбәтен ачу иде. Чарада авыл җирлекләре секретарьлары ла бик теләп катнашы. Конөерт тамашачылар күңеленә хуш килде.
Киңәшмәдә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, мәгариф булеге, социаль яклау бүлеге, музей , архив ,массакүләм мәгълумат чаралары,ОДМС вәкилләре катнашты.
Әтнә муниципаль районы Шәкәнәч авылында яшәүче Сабирҗанова Надия Сабирҗан кызына 4 ноябрь көнне 80 яшь тулды. Сабирҗанова Надия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Надия Сабирҗанованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2016 елның 4 ноябрендә –бәйрәм көнендә Чистай шәһәренең Никахлашу йортында тантаналы төстә никах теркәү аерым сценарий буенча барды.Людмила һәм Александр Силайчевлар Халыклар бердәмлеге көнендә яңа гаилә кордылар.
Актаныш районы Әҗәкүл авылы тыл ветераны Давлетов Әбелманих Дәуләт улы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Әгерҗе шәһәрендә 5 ноябрь 2016 елда Галеевлар гаиләсе (Фаиз Вагыйз улы һәм Зөлфия Зиннур кызы) үзләренең якут туйларын билгеләп үтәләр. 3 ноябрь көнне ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы, “ Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакторы Зарипова Рамзия Сабир кызы белән юбилярларны котларга бардылар. Галиевлар менә дигән ике ул тәрбияләп үстерделәр, алар 4 оныкның бәхетле бабасы һәм әбисе. Тантананың сәбәпчеләренә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров В.В. ның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 10 айга йомгак ясалды. 2016 елның 10 ай хисап чорында барлыгы алганда 6676 актлар язмалары теркәлгән, 2627 бала туган - шуның 1357 малайлар, 1270 кызлар.