7 ноябрь көнне Бөреле җәнлек совхозы поселогында яшәүче Штенниковлар гаиләсе үләренен алтын юбилейларен билгеләп үттеләр. Бу гаилә үзенен татулыгы һәм эшчәнлеге белән аерылып тора. Ике бала үстереп, 4 оныклары һәм бер оныкчыклары бар.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре иҗади коллективлар катнашында әзерләнгән милли мәдәниятләр фестивален тамаша кылды.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2016 елның 10 айлык йомгаклары буенча авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар алдында чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды.Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.
Тимер туй – гаилә тормышының 65 еллыгы ул. Әйе, әйе, Буада шул кадәр бергә гомер итүче пар бар. 92 яшьлек Александра Максимовна һәм 91 яшьлек сугыш ветераны Михаил Дмитриевич Панцыревлар алар. Никахларын 1951 елның 6 ноябрендә теркәгәннәр. 2 бала үстергәннәр, 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Шөкер, үз аякларында йөриләр. Михаил дәдәй рассадасын да үстерә, күгәрченнәре дә бар.
2016 нчы елның 5 нче ноябрь көнендә Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы мәдәният йортында Диләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровларның бриллиант туйларына багышланган «Туган җирдә таптым бәхетне» диеп исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Диләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 15 оныклары, 9 оныкчыклары бар. Бәйрәм кичәсендә алар барысы да юбилярларга иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм музыкаль сәлам тапшырдылар. Шулай ук тәбрикләүләр туганнар, дуслар, авылдашлар тарафыннан да яңгырады.
2016 елның 5 ноябрь көнендә Кама Тамагы районы Ишим авылында бриллиант туйларын белән Зайнуллин Фәрит Кәрим улын һәм Мөсфирә Нурулла кызын котладылар. Котларга барлык туганнары килде. Кирельский авыл җирлеге җитәкчесе Валентина Александровна һәм Кирельский авыл җирлеге депутаты Альсина Рафгат кызы рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм көннәрендә 2016 елның 5 ноябрендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә искиткеч пар - Илнар һәм Алинә Шәймөхәмәтовлар үз гаиләләрен корды. Яшь парга беренче гаилә документы - өйләнешү турында таныклык тапшырылды, аны алтын туйга кадәр саклау бурычы йөкләнде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Д.М. Шакирова барлык катнашучыларны бәйрәмнәр белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.
5 ноябрьдә Апас районы Әҗем авылында яшәүче Заһирә әби Зиннәтуллинаны район башлыгы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Заһирә әби тормышның бик күп сынаулары аша бүгенге бәхетле, кадерле, хасиятле көннәренә килеп җиткән. Балалары, оныклары аның өчен өзелеп тора. Үзе дә тормыштан бик канәгать. Заһирә әби олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгы кулыннан чәчәк бәйләме, бүләкләр алды. Шулай ук Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев, бүлекчә идарәчесе Айдар Хәмидуллин да изге теләкләре аша бүләкләрен бирде.
Азнакайның соңгы көзге көннәрендә, кар явыр алдыннан, Җиңү парк территориясен чистарту буенча өмәләр узды. Барлык оешма һәм учреждение кешеләре катнаштылар, алар яраткан шәһәрне тәртипкә китерделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу акциядән читтә калмадылар. Гаилә кыйммәтләренә багышланган скульптура янында төзекләндерү эшләре алып бардылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалеевич Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында, гаилә сәясәтенә, мөһим дәүләт бурычларын - гаилә институтын ныгытуга һәм балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Республикада “Стратегия – 2030", Дәүләт гаилә сәясәте, Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр Концепциясе, шулай ук төрле социаль программалар буенча гаиләләргә ярдәм күрсәтү тормышка ашырыла.