ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

 Иң истәлекле фотолар, иске гаилә альбомнары табып  әби- бабайларның, әти-әниләрнең матур фотоларын Мамадыш районы ГХАТ бүлеге, башкарма комитет Нократ- Вятка информацион сайты конкурска чакыра. Өч җиңүче бүләк алачак.

       8 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Карахуҗа авыл җирлегендә хөрмәтләү тантанасы булды. Дорониннар гаилəсе Иван улы Петр һәм Алексей кызы Анна бриллиант туйларын билгеләп үттелəр.60 ел бергə мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән  бу парлар – бик бәхетле парлар. Аларга карап һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уяна.

Тикшерүчеләр хәзерге көнгә кадәр  бу сорауга җавап таба алмыйлар, ни өчен малайлар кызларга караганда күбрәк туалар.

   Тәтеш районында да  соңгы өч елда малайлар кызларга караганда 3,5% ка күбрәк туаганнар. Октябрь  ае исә малайларга бигрәк тә  бай булды, 18 сабыйның 5се генә кыз бала, ә калган 13е ир балалар иде.

8 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Октябрь авыл җирлегендә тантаналы чара узды. Шагеевлар  гаилəсе Хəсəн улы Рашат һəм Кəлимулла кызы Нəзирə 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

КСЦО "Ышаныч" психологы булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде.


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

7 ноябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Гөлҗәннәт Гөбәйдуллинага 90 яшь тулды. Ветеранны юбилей белән Алабуга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Л. Рыбакова котлады.  Ветеран янында – 2 кызы, 3 оныгы.

Озак яшәү сере – хетмәт белән яшәүдә, ди ветеран.

      Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районының 4 номерлы хокукый белемнәр мәктәбе укучылары өчен "Гаилә статусының яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне шәһәрнең ГХАТ идарәсенең баш белгече Лилия Хабибуллина үткәрде.

Безнен районда бәхетле тормыш итүче гаиләләр күп. Быел алар арасында бергә тату, тигез яшәүләренең юбилеларында уздыручылар да бар. Тормышта бер-берсен тапкан бәхетле парлар гомер юлларын иңгә- иң куеп атлыйлар. Бергә үткән тормыш юлларында алар сөйгән ярларына булган мәхәббәтне, тугрылыкны саклый алганнар.

Баулы шәһәрендә яшәүче искиткич ягымлы, кешелекле Клавдия Семёновна Белинага 90 яшь тулды.

70 яшькә кадәр эшләгән юбилярны хезмәттәшләре тәлапчан, хезмәт сөюче хезмәткәр итеп искә төшерәләр.  Бүгенге көндә язмышына рәхмәт әйтеп, бар нәрсәдән яхшылык табып, кешеләргә яхшылык теләп яшәүче Клавдия Семеновнага  без сәламәтлек, озын гомер телибез.

Әтнә муниципаль районы Чембулат авылында яшәүче Насриева Асия Садрый кызына 7 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Насриева Асия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Яңа Шашы авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Асия Насриеваның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International