ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

      2016 елның 10 ноябрь көнендә Түбән Кама никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән яшь түбәнкамалыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

2016 елның 10 ноябрь көнендә Түбән Кама Никахлашу Сараенда Бөек Ватан сугышының 71 еллыгына багышлынган һәм Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “ Хәтер көе” видеоязмалар конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү чарасы узды.


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Район “Нократ”, “Вятка” газеталары һәм Мамадыш районы ГХАТ бүлеге  “Гаилә  ядкаре ” дигән яңа конкурс игълан итте. Ул ГХАТ органнары     барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган һәм һәр кеше өчен кадерле булган әйберләр, гаилә  хатирәләре, озак саклана һәм ядкарь итеп бирелә торган предметлар турында.  Истәлекле эйбер  булып музыкаль  шкатулка, фотосурәт, өй мастерскоеннан эш кораллары да булырга мөмкин. Менә шул иң кадерле нәрсәләр тарихы  турында  укучыларга сөйләргә кирәк.

Хәзерге вакытта озын  гомерле кешеләрнең булуы сирәк күренеш, ә  70 ел бергә гомер итүче парларның булуы икеләтә сирәк күренеш. Антонина Васильевна һәм Алексей Николаевич Романовлар гаиләсе шундыйлардан һәм алар  Ходайга шундый бүләк өчен бик рәхмәтле.

Буген 10 сыйныф укучылары өчен " Гаилә тормышы элифбасы" циклыннан икенче дәрес узды.

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы рэвештэ яшь гражданнарына Россия Федерациясе паспортлары тапшырылды.

2016 елның 9 ноябрьдә Лениногорск шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбендә "Минем шәҗәрәм" тикшеренү проект конкурсына йомгак ясалды, анда  10-11 сыйныф укучылары катнашты. ГХАТ бүлеге мөдире Елена Миннигаләмова проектта барлык катнашкан укучыларга рәхмәт белдерде,  һәм катнашучыларга мактау грамоталары тапшырды. Технология укытучысына, Врублевской Стелле Леонид кызына,  Рәхмәт хаты тапшырылды.

9 ноябрь көнне Буа районы Кошко-Теняк авылында  50 ел бергә кичергән Фоминнар гаиләceн котладылар. Владимир Александр улы һәм Олимпиада Петр кызы тормыш  юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхаббәтлəрен саклап калып, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан,  өч бала үстерәләр, һәм  биш оныкка сөенеп торалар.  

     Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Терентьевлар гаиләсе узләренең олы бәйрәмнәрен, бриллиант туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп алар 60 ел бергә матур, тату гөмер иткәннәр.

Актаныш районы Аккуз авылы тыл ветераны  Сабашникова Загира Магъдан кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International