ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

     Бүген, 2016 нчы елның 11 нче нояберендә Мамадыш ГХАТ бүлегендә тантаналы кичә -  9 анага ана   капиталы сертификаты бирү кичәсе булды.    Мамадыш муниципаль Башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары  Алена Смирнова, пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хасанов  һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Әхмәтшина Фәния берлегендә сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр һәм ана сертификаты  тапшырдылар.

        2016 елның 11 ноябрь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе Хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләргә чираттагы хокукый ярдәм дәресе үткәрде.

Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары Бөгелмә ГХАТ бүлегенең даими кунакларына әверелделәр. Җомга көнне – 11 ноябрьдә чираттагы гаилә белеме дәресе узды. Традиция рәвешендә ГХАТ хезмәткәрләре очрашуны үзләренең хезмәт үзенчәлекләре турында бәян итүдән башлады. ГХАТ органы барлыкка килү тарихын сөйләде, кызларга акт язулары кенәгәсен (заманча документларны да, гасырдан артык архивта сакланган тарихи документларны да) күрсәттеләр. Шулай ук студентларга нәсел агачы төзү тәкъдим ителде һәм гаилә кыйммәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Бөгелмәдә 352 нче Орша укчы дивизиясе оешуына 75 ел тулуны билгеләп үттеләр. Әлеге дата уңаеннан легендар дивизия обелискы янында тантаналы митинг узды. Бөгелмә шәһәре активы, шул исәптән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә шәһит киткәннәр истәлегенә чәчәкләр салуда катнашты. Геройлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Алсу һәм Андрей арасовлар 6 нчы ноябрьдә икенче тапкыр әти-әни булдылар.

“Моннан 2 ел һәм 4 ай элек безнең беренче улыбыз Лев дөньяга килде. Аллаһы тәгалә язган булгач күп тә үтмәде ,менә икенче улыбыз Георгий туды”,- диләр әти белән әни.

Сарман районы Дими Тарлау авылында яшәүче Гандалиф апа Нигъмәтуллинага 10 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова тәбрикләделәр.

Яшь парлар Александр һәм Антонина Муравьевлар. Муравьевлар никах теркәүе узләре теләге буенча  , бик тыйнак узды . Әмма барлык теркәү ЗАГС бүлегендә тантаналы залында тантаналы рәвештә уза. "Хәерле юл сезгә ,яшь парлар! Сезнен тормышыгызда мөмкин кадәр күбрәк якты һәм матур көннәр булсын иде!", - ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  яшь гаиләгэ телэделэр.

Питрәч районы “Каенкай” балалар бакчасында 10 ноябрьдә Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу ел саен уздырыла торган бәйрәмгә ГХАТ бүлеге эшчеләре дә чакырылды. Тәрбиячеләргә  рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мамадыш ГХАТ бүлеге янында йөреп кайту, үзенә күрә бер рәхәтлек, чөнки анда әкияттәгедәй матур  карета барлыкка килде. Бу матур почмак тирә - якны бизәп тора.

Бу Лениногорск шәһәрендә яшәүче Кшинин Александр Владимир улы белән Екатерина Александр кызы Глеб уллары һәм Стефания кызлары  туу куанычы булды. ГХАТ бүлеге белгечләре ата-анага  туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә  бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга әлбәттә, чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International