ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

      2016 елның 14 ноябрендә Мөслим муниципаль район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә булып узды, авыл җирлекләре өчен ул видеоконференция режимында үтте.

Гаилә тормышында 55 ел бергә торган Мадьяровлар гаиләсен Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель котлады. Шушы куркәм бәйрәм белән Марс абый белән Фәндисә апаны коллегалары, туганнары һәм якыннары, өйләренә килеп, котладылар.


13
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

Калмия   авылында гомер итүче ветеран  Җәмалетдинов Әкъмәлетдин Җәмалетдин улы   үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Аны котларга район  администрациясе   эшмәкәрләре, ГХАТ бүлеге дә килделәр.  Алар юбилярга В.В. Путинның тәбрикләү телеграммасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле  бүләк тапшырдылар.

Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлеге яшь парларны, Владимир hәм Аленаны үзенчәлекле төстә котлады. Шәhәргә кергәндә яшьләрне зур экранда язылышу белән котлау каршылады.


12
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Узган җомгада Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәре Айгөл Замалдинова Зәй муниципаль районында спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында үткәрелгән спорт чарасында катнашты.

2016 елның 12 һәм 13 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелгән IV ачык Республика телевизион иҗат фестиваленең суперфиналы узды.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Әлмәт районында 24 меңнән артык гаилә арасында 40 меңнән артыгы  балигъ булмаган яшьтәге балалы гаиләләр тәшкил итә. Шуларның 1946- күп балалы гаиләләр, өч һәм аннан да күбрәк балаларга ия булганнары.

Милли йолалар белән уздырылган туйлар күңеллерәк тә, онытылмасслык булып хәтердә кала. 11 ноябрьдә Артур һәм Тамараның туенда “Сөембикә” фольклор ансамбле катнашты.

    Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2016 елның 11 ноябрь  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  14 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.

Азнакай ГХАТ бүлегендә, “Семьяведение” курсы буенча, 2 нче һәм 4 мәктәп  10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия булып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International