12 декабрь көнендә, Нурлат район һәм шәһәр җитәкчеләре, көндезге сәгать 12.00 дән кичке сәгать 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституция көне уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча барлык дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында да Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды.
11 декабрь көнне Сарман һәм Мөслим районы егетләрен армия сафларына озату булды. Бу көнне сигез егет Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада уңаеннан Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаризалар язуда, дәүләт пошлинасы түләүдә квитанцияләр тутыруда инвалидларга һәм өлкән кешеләргә ярдәм иттеләр.
Искиткич матур, изге, көчле рухлы – бу эпитетлар барысы да "Фәрештәләр Бәхете" театр студиясенең яңа мюзикле турында. Әлеге мюзикл тамашачыга инвалидлар Ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләр комитеты оештыруның еллыгы хөрмәтенә тәкъдим ителде.
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүче һәр парга Россия Федерациясе Конституциясе тапшырды. Рөстәм белән Рәмзия Шәйхетдиновлар әлеге бүләкне иң беренче пар булып кабул итте. Тиздән аларның сабыйлары дөньяга туачак. Рөстәм белән Рәмзиягә, шулай ук өйләнешүче һәр парга гаилә бәхете, иминлек, чиксез мәхәббәт телибез!
Мирҗәмдә яшәүче Бибигатифә Мусинага 95 яшь тулды. Әбекәйне бәйрәм белән котларга, район башлыгының, РФ Президентының Рәхмәт һәм котлау хатларын тапшырырга Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде.
Актаныш муниципаль районында 2000 нче елдан бирле Игелек марафоны үткәрелә.
Әлеге чарада барлык оешмалар, районның барлык җитәкчеләре актив катнаша.Быелгы елда да әлеге чарада инвалидлар белән еллык эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Быелгы елда ярдәм фондына ирекле төстә 2 милионнан артык акча җыелды. Әлеге акча районда яшәүче инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү өчен тотыла.
Балалар сәнгать мәктәбенең фойесында сәнгать эшләнмәләренең күргәзмәсе оештырылган иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең язмышына битараф булманганнар сәнгать мәктәбенең залына җыелды.
2016 елның 1 декабреннән алып, 10 декабрь көненә кадәр Түбән Кама муниципаль районы Афанас, Кармалы, Сухрау, Иске Чишмә, Ширәмәт, Прости, Сосновка һәм Каенлы авыл җирлекләрендә хәйрия концертлары узды.
Сарман районы Дүсем авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хөснетдинова Рәшидә апага 2016 елның 9 декабрендә 90 яшь тулды. Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна Россия Президенты В.В.Путинның котлавын, Сарман муниципаль районы башлыгы буләген тапшырды. Юбилярга сәләмәтлек, киләчәктә куанычлы картлык телибез.