12 декабрь көнендә, Нурлат район һәм шәһәр җитәкчеләре, көндезге сәгать 12.00 дән кичке сәгать 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституция көне уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча барлык дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында да Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды.
Нурлат районының ГХАТ бүлегендә дә гражданнарны кабул иттеләр. Приемны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина уткәрде. Гражданлык хәле актларын теркәү буенча килгән кешеләргә, ГХАТ бүлегенең төп эшчәнлегенә кагылышлы халыкны борчыган сорауларына җаваплар, киңәшләр бирде. Нурлатлылар туры сорауларын биреп, аларга җавап ала алдылар.