11 декабрь көнне Сарман һәм Мөслим районы егетләрен армия сафларына озату булды. Бу көнне сигез егет Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр. Аларны җылы сүзләр әйтеп, чәк-чәк белән сыйлап, матур гадәт буенча районыбыз “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вафина З.Г., ГХАТ бүлеге җитәкчесе Вәлишина Г.Ә., музей директоры Кәшипова Д.М., яшьләр бүлеге җитәкчесе Гәделшин И.Р. һәм кызларыбыз озатып калдылар.
Чик буенда сакчы тора,
Кулында – автоматы.
Еллар тыныч булсын, ди ул,
Бу – аның изге анты.