Баулының үзенчәлекле балалары - мюзикл йодызлары

2016 елның 11 декабре, якшәмбе

Искиткич матур, изге, көчле рухлы – бу эпитетлар барысы да "Фәрештәләр Бәхете" театр студиясенең яңа мюзикле турында. Әлеге мюзикл тамашачыга инвалидлар Ункөнлеге кысаларында,  мөмкинлекләре чикләнгән балаларның  әниләр комитеты оештыруның  еллыгы хөрмәтенә тәкъдим ителде.

Комитетның туган көне зур бәйрәм булды. Ул мәдәният йорты фойесында хәйрия ярминкәләре белән башланып китте.  Ярминкәдә шәһәребезнең "Шатлык"тернәкләндерү үзәге,  "Могҗиза" гаилә клубы,  Ютазы районы һәм шәһәр укучы  волонтерлары катнаштылар.

Яшь актерлар тамашачыларга "Хыялыңа ышан” фәлсәфи притча- әкият тәкъдим иттеләр (сценарий Елена Давлетованыкы, режиссура Миргалиян Фәхриевныкы). Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үз рольләрен бик матур итеп башкардылар. Искиткеч костюмнар, музыка, биюләр тамашачының күңеленә хуш килде. Балаларга  бу зур эшне башкарырга   тату профессионаллар командасы  булышты. Спектакль нибары ике ай әзерләнгән һәм ул беркемне  дә битараф калдырмады, зал артистларны дәррәү алкышларга күмде.

Балаларны премьера белән Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин,  шәһәр Советы депутаты Кәрим Корбанов, Казаннан килгән кунаклар - “БлагоДарение" фонды президенты Фәрит Салихов һәм әлеге фондның директоры Рузилә Шәймәрданова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International