Баулы районында ике хезмәт ветераны үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Миңлесылу Сәләх кызы һәм Рәсимә Шәрифулла кызы сугыш чоры балалары.
Район башлыгы үзенең котлавында, залга җыелган аналарның көчле рухлы, сабыр, мәрхәмәтле булуларын азсызыклап үтте. “Сез балаларыгыз өчен ныклы терәк һәм сез аларга бик кирәк!”-диде.
Бу бәйрәм уңаеннан Балык Бистәсе район үзәгендә 14 яшь тулган мәктәп укучыларына паспортлар тапшырылды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 19 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты.
Лаеш шәһәренең техникум базасында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган чара үтте. Бу чарада 10-11 сыйныф укучылары һәм техникум студентлары катнашты. Балаларның биргән сорауларына адвокатлар, хокук саклау органнары вәкиле һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, нотариус, социаль яклау бүлеге хезмәткәре җавап бирделәр һәм үзләренең хезмәт иткән оешмалар турында мәгълүмат бирделәр.
Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2016 елның 12 декабрь көнендә гражданнарны бердәм кабул итү көне үтте.
12 декабрь Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə гражданнарның дəүлəт актларын теркәү буенча Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үтте.
Ветеранны районда белмәгән кеше аздыр. Ул озак еллар АДПИда укыта. Яшь тулган көнендә аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Марданов Алабуга район башлыгы Г.Е. Емельянов исеменнән котлады.
Азнакай муниципаль районында 2016 елнын 3 декабрь көнендә инвалидларга багышланган ункөнлек башланып китте. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу игелекле эштән битараф калмадылар, актив катнаштылар.
Түбән Ушмы авылында туып үскән, гомерен балалар укытуга багышлаган Бакирова Әминә Сәләхи кызынын 10.12.2016 көнне 90 яшьлек юбилее булып узды. Бу көнне юбиляр балаларыннан, оныкларыннан котлаулар кабул итте. Узенен изге теләкләрен Әминә апага авыл җирлеге башлыгы Ганиев Раиль Мөхәммәтйосып улы да житкерде.