Йөрәктән йөрәккә

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Азнакай муниципаль районында 2016 елнын 3 декабрь көнендә  инвалидларга  багышланган  ункөнлек  башланып китте.  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  дә бу игелекле эштән битараф калмадылар, актив катнаштылар. Инвалид - бала тәрбияләнә торган Шакировлар гаиләсендә булып кайттылар. Бәләкәй кыз Исламиягә аларның бүләкләре бик ошады. Шулай ук,  инвалид бала Хафизова Гөлнара өчен “Тиктормас” журналын яздырдылар. "Йөрәктән йөрәккә”  дип аталган,  район күләмендә оештырылган, хәйрия видеомарафонында   шәхси өлеш – беркөнлек хезмәт хакын кертелләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International