Баулы районында ике юбилей

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Баулы районында  ике хезмәт ветераны үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Миңлесылу Сәләх кызы һәм Рәсимә Шәрифулла кызы сугыш чоры балалары. Шуңа күрә аларга бик күп авырлыклар күрергә, бик күп югалтулар кичерергә туры килгән. Әмма алар беркайчан да авырлыклар алдында каушап калмаганнар, 40 ел  илебезгә тугры хезмәт иткәннәр, акыллы балалар тәрбияләгәннәр.

Миңлесылу Сәләх кызына өч баласы 5 онык, 6 оныкчык, 1 оныкның оныгын бүләк иткәннәр. Рәсимә апа өч бала тәрбияләгән, 8 оныгына, 7 оныкчыгына  яраткан әби ул.

Юбилярларның күп санлы туганнарының котлауына Баулы район башлыгы урынбасары Р.Хәмидуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хөснуллина да кушылдылар, алар ветеранга Россия Президентының котлау хатын һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International