Бу бәйрәм уңаеннан Балык Бистәсе район үзәгендә 14 яшь тулган мәктәп укучыларына паспортлар тапшырылды.
Россия Эчке эшлэр Министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча булегенең миграция сораулары буенча булекчәсе җитәкчесе Альмухаметова Альфия Мухаметзяновна һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна яшь гражданнарны тәбрикләп, паспортлар белән бергә, РФ Конституциясе бүләк иттеләр.
Шушындый җаваплы көнне уртаклашырга, РФ яшь гражданнарының әти-әниләре килде. Алар балаларына матур һәм бәхетле киләчәк теләделәр.