Лаеш шәһәренең техникум базасында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган чара үтте. Бу чарада 10-11 сыйныф укучылары һәм техникум студентлары катнашты. Балаларның биргән сорауларына адвокатлар, хокук саклау органнары вәкиле һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, нотариус, социаль яклау бүлеге хезмәткәре җавап бирделәр һәм үзләренең хезмәт иткән оешмалар турында мәгълүмат бирделәр.