Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2016 елның 12 декабрь көнендә гражданнарны бердәм кабул итү көне үтте.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина һәм җитәкче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова чит ил гражданнары белән никах, архив белешмәсе, гражданлык хәле актларын теркәү сыман сорауларга җавап бирделәр.
Билгеләп үтик, гомумроссия гражданнарны кабул итү көне Рәссәй Федерациясе Конституциясе көненә багышланган. Гражданнарны кабул итү барлык РФ субъектларында үтә.