Бүген, Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең нефть техникумы студентлары белән “Өйләнгән дә, буйдак та” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең төп максаты яшьләргә “гаилә” төшенчәсен аңлату, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең ныклыгы һәм язылышуның рәсми рәвештә теркәлүенең мөһимлеге турында сөйләнде. Әлбәттә, бу очрашуда яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тәрбиягә бала алучы әти-әниләрнең 4 нче форумы булып узды. Республика дәрәҗәсендә узган әлеге очрашуда ятим балалар һәм гаиләләр хакында актуаль мәсьәләләр каралды.
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районы 54 номерлы хокукый белемнәр мәктәбе укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне белгече шәһәренең ГХАТ идарәсенең Лейсан Ахметшина үткәрде.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә "алтын" юбилеен билгеләп үтүтче Бикмухаметов Якуп Нурмухамет улы һәм Флюра Киям кызы парын тантаналы рәвештә хөрмәтләү узды. Һәрвакыттагыча, Яшел Үзән ГХАТ бүлеге залында игелеклелек, бәйрәм атмосферасы иде. Аз гына каушат торучы "кияү" белән "кәләш" күп санлы туганнары алдында.
2016 нчы елның 7 декабрьнда Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе шәһәренең җитәкчесе Р. Г. Зарипова коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре очрашуында катнашты.
1926 елнын 13 декабрендә Мамадыш районы Катмыш авылында туып-үсеп, Боек Ватан сугыш чорында тормышнын ачысын-төчесен татып, колхознын күп тармакларында хезмәт куйган тыл ветераны, сугыш ветеранынын тол хатыны Зарипова Шәмсегөл Имаметдин кызы 13 декабрь көнне 90 яшьлек Юбилеен билгеләп утте.
2016 елның 13 декабрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында 14 яшькә җиткән яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
2016 нче елның 13 декаберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 2 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар.
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 12 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте белгечләре тарафыннан үткәрелде.
ГХАТ Идарәсендә “ Гаилә бәхете муенсасы” дип исемләнгән традицион акция старт алды.