Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Паспортлар тапшыру

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

2016 елның 13 декабрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында 14 яшькә җиткән яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

ГХАТ идарәсе белгечләре балалар өчен паспорт, дәүләт символлары, илнең төп хокуклары турында кечкенә генә викторина үткәрде.

Әти – әниләре, якыннары алкышлары астында Түбән Кама районы миграция бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Балашова укучыларга паспорт тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International