Бөгелмә ГХАТ бүлегендә тәрбиягә бала алучы әти-әниләрнең 4 нче форумы

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы  башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тәрбиягә бала алучы әти-әниләрнең 4 нче форумы булып узды. Республика дәрәҗәсендә узган әлеге очрашуда ятим балалар һәм гаиләләр хакында актуаль мәсьәләләр каралды.

Форум эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Бөгелмә муниципаль район башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Воропаева, ТР Фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Республикасы прокуратурасы, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, муниципаль районнарның опека һәм попечительлек органнары белгечләре, ятим һәм әти-әниләреннән мәхрүм балалар учреждениеләре директорлары һәм башкалар катнашты. Шулай ук Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Зәй районнарыннан әти-әниләр дә булды. Форумда барлыгы 250 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International