Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

    2016 нче елның 13 декаберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 2 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге баш белгече  Гөлнар Гизатуллина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International