ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

       Узып баручы елның 13 декабрендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Лениногорскнефть” идарәсе профсоюз комитеты оештыручы булган Яңа ел алды кичәсе үткәрелде. Мәҗлеснең ГХАТ бүлеге бинасында үткәрелүе  юктан гына түгел, чөнки Язылышу сараеның матурлыгы нәкъ менә әкияттәге сыман: кунакларны каршы алучы сарай хезмәтчеләре, шәһәребезнең Балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган музыка.

Алабуга ЗАГС булегендә, гадәттәгечә, яңа елга әзерлек эшләре башланды. Беренче чиратта ЗАГС булегендәге барлык бүлмәләрдә, залларда яңа ел интерьерлары барлыкка килде, урам якка гирляндалар эленде. Ел ахырында ЗАГС белгечләрен яңа ел тантанасына багышланган банкет көтә.    

2016 елның 15 декабрь көнендә Түбән Кама никахлашу сараенда Россия ГХАТ органны белгечләре көне уңаеннан мастер-класс узды.

Халыкара ришвәтчелек белән көрәшү көне алдыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре халык арасында “Бөгелмә һәм Бөгелмә районында корупция һәм антикоррупция” темасына аноним сораштыру үткәрде. ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать иткән 18 яшьтән өлкәнрәк булган 30 очраклы кеше сорауларга җавап бирде. Шуларның 17 се – хатын-кыз, 13е – ир-ат. Һәркайсына дүрт сорау тәкъдим ителде.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Кунакта 96 нчы номерлы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары  булды.

    Мондый кешеләр турында “язмышларын, гомерлек эшләрен туган җирләрендә тапкан”, диләр. Узган юлга борылып карасаң: анда туган колхозлары өчен тырышып хезмәт кую да, гаиләдәге шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр дә бар. Галина Ивановнаның авыл хуҗалыгы тармагындагы эш стажы 38 ел тәшкил итә. “1977-1978 елларда социалистик ярышта җиңүче” дигән исемгә лаек. Василий да бер генә көн дә эшкә чыкмый калмаган. Авыл хуҗалыгы культураларын сугаруда тырышып хезмәт куйган, алдынгы тракторчы да булган, кышкы айларда мич ягучы булып эшләгән.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга  документлар белән эшләү тәртибен аңлатты.

Тукай районында үзләренең  50 ел бергә гомер итүче  Мубаракзяновлар гаиләсен  тәбрикләү мәҗлесе үткәрелде. Бәйрәм җылы, күтәренке рухта узды. Гаптелгазиз абый һәм Мария апа    үзләренең танышу, кавышу тарихларын сөйләделәр. ГХАТ бүлеге сәламәтлек, тигез картлык теләп истәлекле буләкләр, рәхмәт хаты тапшырды. Тормыш биргән сынауларга бирешмичә озын гомер кичерүләрен теләп калды.

Бүген, Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең нефть техникумы студентлары белән “Өйләнгән дә, буйдак та” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең төп максаты яшьләргә “гаилә” төшенчәсен аңлату, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең ныклыгы һәм язылышуның рәсми рәвештә теркәлүенең мөһимлеге турында сөйләнде. Әлбәттә, бу очрашуда яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International