Кунакта 96 нчы номерлы гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары булды.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә Россиядә 18 декабрьдә билгеләп үтеләчәк ГХАТ органнары хезмәткәре Көненә багышланган "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты буенча дәрес узды.
Дәрестә Казан шәһәренең 96 нчы номерлы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары булдылар. Укучылар Казанның иң зур ГХАТ бинасының тантаналар узучы интерьерларын карадылар, бинаның эчке бизәлеше белән сокландылар. Дәреснең аерым бер өлеше ЗАГС органнары барлыкка килү, ЗАГС эшчәнлеге темасына багышланды.
Аннан соң егетләр һәм кызлар бинаның көнчыгыш залында үзләрен никахлашу тантанасында кебек хис итә алдылар.