Яңа ел алды кичәсе

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

       Узып баручы елның 13 декабрендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Лениногорскнефть” идарәсе профсоюз комитеты оештыручы булган Яңа ел алды кичәсе үткәрелде. Мәҗлеснең ГХАТ бүлеге бинасында үткәрелүе  юктан гына түгел, чөнки Язылышу сараеның матурлыгы нәкъ менә әкияттәге сыман: кунакларны каршы алучы сарай хезмәтчеләре, шәһәребезнең Балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган музыка.

       Җитәкчеләр исеменнән, якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән мероприятиядә катнашучыларны ПАО “Татнефть” профсоюз комитеты председателе Яруллин Гомәр Кәрим улы котлады. “НГДУ “Лениногорск нефть” начальнигы урынбасары Галиуллин Рәис Сәгыйть үзенең котлау сүзләрен яшьләргә юллап, аларга нык сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар теләде. Һәм Язылышу сараеның төзелешендә хөкүмәтебез кебек үк нефтяникларның да өлеш керткәнлеген билгеләп, сарайның шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен ишекләре ачык булуы өчен чын күңелдән шат булуын белдерде.  ГХАТ бүлеге начальнигы Миннигалямова Елена Яков кызы килгән барлык кунакларны җылы каршы алып, яшь парларга юбилей даталарын билгеләп үтер өчен исемле чакыру хатлары тапшырды. “Элек-электән үк яшьләр төрле кичәләрдә үзләренең парларын очратканнар, шуңа күрә дә кичәнең төп максаты ике йөрәкнең бер-берсен очратуы, культурага якынрак торуы”, - дип билгеләп, бу кичәнең яңача гореф-гадәтнең башлангычы булыр дип ышанып калуы турында әйтте Елена Миннигалямова.

     Кич буе матур шигырьләр, романслар яңгырады, барлык парлар да вальс әйләнделәр. Ә инде тамаша барлык катнашучыларны алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International