Халыкара ришвәтчелек белән көрәшү көне алдыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре халык арасында “Бөгелмә һәм Бөгелмә районында корупция һәм антикоррупция” темасына аноним сораштыру үткәрде. ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать иткән 18 яшьтән өлкәнрәк булган 30 очраклы кеше сорауларга җавап бирде. Шуларның 17 се – хатын-кыз, 13е – ир-ат. Һәркайсына дүрт сорау тәкъдим ителде.
Бөгелмә һәм Бөгелмә районында ришвәтчелек проблемасы бармы, дигән сорауга ике кеше “Юк” дип җавап бирде. 12 кеше – белми, чөнки әлеге проблема белән очрашканы булмаган. 16 кеше исә ришвәтчелек проблемасын Бөгелмә җирлегендә актуаль дип саный.
30 респондентның 7се – ришвәтчелеккә каршы көрәшү алымнары белән яхшы таныш. 13 кеше – таныш, ләкин төп мәгълүмат билгеле түгел. Респондентларның 10сында исә гомумән хәбәрдарлык юк.
Сораштыруда катнашкан 22 кеше вакытлы матбугат чараларындагы (газеталардагы мәкаләләр, телевидениедагы сюжетлар) ришвәтчелеккә каршы мәгълүмат белән таныш. 8 кеше – таныш түгел.
Анкетаның төп соравына исә респондентларга 10 җаваптан берничәне сайлап алу мөмкинлеге бирелгән иде – ришвәтчелек нәрсәдән килеп чыга? Алга таба әлеге җавапларны процент исәбендә китәрәбез. Милли традицияләр, менталитет – 2%. Икътисади шартларның түбән булуы – 2%. Суд системасының камил булмавы – 2%. Гражданлык җәмгыятенең үсештә булмавы – 2%. Халыкның түбән культуралы булуы – 4%. Ришвәтчелек фактлары өчен җәза бирүнең дөрес оештырылмавы – 4%. Халык контроле булмавы – 9%. Бюджет сферасындагы хезмәткәрләрнең түбән эш хакы алуы – 19%. Саналган вариантларның барысы да – 22%. Чиновникларның эш алымнары, аларның керемнәре, чыгымнары өлкәсендә катгый контроль булмавы – 34%.