2016 елның 15 декабрь көнендә Түбән Кама никахлашу сараенда Россия ГХАТ органны белгечләре көне уңаеннан мастер-класс узды.
Белемнәре һәм тәҗрибәсе белән алмашырга ЗАГС Идарәсе ветераны Вәлиева Гөлгенә Агзамовна чакырылды. Гөлгенә Азгамовна исем кушу, никах теркәү һәм юбилей тантаналарының алып баруын күрсәтте..
Катанашучылар бик актив булдылар. Яшь белгечләр “ мастер” тәҗрибәсенә күз-колак булып тыңладылар, ветеран методикасыннан үз эшләренә кайбер элементларны алдылар.