ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

15 декабрь Әлмәт муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды. 2016 елның 11 ай вакыт аралыгында халык үлеме темасы каралды. Утырышта район башкарма комитет җитәкчеләре, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, баш табиблар һәм  ГХАТ идарәсе чыгыш ясады.

Артур һәм Ольга Шафиковларның яшь гаиләсендә 2016 елның 9 декабрендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның  уллары туды, аңа Даниил дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 900нче бала булды.

       ЗАГС бүлеге башкарма комитеты Аксубай муниципаль районы башыннан 2016 елның 238 яңа туган бала туу теркәлгән,  шуларның 169 икенче һәм аннан соңгы балалар.

“...Минем әнием Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә эшли!” – дип исемләнгән рәсем конкурсы Түбән Кама ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре балалары арасында үтте.

Түбән Кама  муниципаль районы ГХАТ идарәсендә эссе бәйгесе.

Яшь әти-әниләрне бала туу уңаеннан котлау бик күңелле вакыйга. Күптән түгел Алабуга ЗАГС бүлегендә ЗАГС хезмәткәре  Айсылу Фатихованы әни булу уңаеннан кайнар котладылар. Яңа туган кызчыкны бөтен ЗАГС белән көткәннәр иде.

2016 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы "Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәре көнен билгеләү турында" Карарын кабул итте.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан әлеге тармак хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков үзенең котлауларын юллады.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2 нче  номерлы лицейның 8 нче сыйныф укучылары  булып китте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина  укучыларга бүлекнең эшчәнлеге турында сөйләде, актлар күрсәтте.

       Узып баручы елның 13 декабрендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Лениногорскнефть” идарәсе профсоюз комитеты оештыручы булган Яңа ел алды кичәсе үткәрелде. Мәҗлеснең ГХАТ бүлеге бинасында үткәрелүе  юктан гына түгел, чөнки Язылышу сараеның матурлыгы нәкъ менә әкияттәге сыман: кунакларны каршы алучы сарай хезмәтчеләре, шәһәребезнең Балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган музыка.

Алабуга ЗАГС булегендә, гадәттәгечә, яңа елга әзерлек эшләре башланды. Беренче чиратта ЗАГС булегендәге барлык бүлмәләрдә, залларда яңа ел интерьерлары барлыкка килде, урам якка гирляндалар эленде. Ел ахырында ЗАГС белгечләрен яңа ел тантанасына багышланган банкет көтә.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International