Чистай районында 900нче бала дөньяга килде

2016 елның 16 декабре, җомга

Артур һәм Ольга Шафиковларның яшь гаиләсендә 2016 елның 9 декабрендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның  уллары туды, аңа Даниил дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 900нче бала булды. Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова-Реутина ихлас күңелләреннән бәхетле әти-әниләрне беренче уллары туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International