2016 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы "Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәре көнен билгеләү турында" Карарын кабул итте.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан әлеге тармак хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков үзенең котлауларын юллады.
Анда билгеләп үтелгәнчә, ел саен диярлек республикада яшәүче һәр бишенче кеше үзенең гражданлык-хокукый статусын билгеләү һәм аны үзгәрткән очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Татарстанда гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтен күрсәтү сыйфатын һәм тизлеген арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Яңа никахлашу сарайлары ачыла, гамәлдәге ГХАТ органнарын яңарту бара, документ әйләнешендә заманча мәгълүмати технологияләр гамәлгә кертелә, эш формалары һәм ысуллары камилләшә.
Татарстан Республикасы ГХАТ органнары төрле дәүләт һәм муниципаль структуралар, иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә гаилә-демография сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашалар, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру белән шөгыльләнәләр.
Һөнәри бәйрәм алдыннан Татарстан Хөкүмәт башлыгы ГХАТ органнары хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек, җаваплы һәм җәмгыятькә кирәкле хезмәттә яңа уңышлар теләде!