15 декабрь Әлмәт муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды. 2016 елның 11 ай вакыт аралыгында халык үлеме темасы каралды. Утырышта район башкарма комитет җитәкчеләре, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, баш табиблар һәм ГХАТ идарәсе чыгыш ясады. “ГХАТ идарәсе белән район дәвалау учрежденияләренең үзара хезмәттәшлек итүенең нәтиҗәсен үстерү” темасына Гүзәл Рәис кызы Әмирова чыгыш ясады.
Үз чыгышында Гүзәл Әмирова, Әлмәт районында алтынчы ел рәттән тууычылар саны үлүчеләргә карата арта баруын ассызыклады. Мондый күренеш, гомумән, республика өчен дә хас. Әлмәт районы табигый халык саны артуы буенча уңай нәтиҗәләр күрсәтүче шәһәр-районнар рәтенә керә. 2015 елда районда кеше санынын табигый артуы 771 кеше тәшкил иткән. 11 ай нәтиҗәләре буенча, агымдагы елның табигый артуы 864 кеше булды.
ДАССО "ТР ССМ РКОД" Әлмәт филиалы мөдире Сергей Карамаликов актуаль мәсьәләләргә игътибар итте. Үз чыгышында ул, районда авырулар һәм яман шешләрдән үлүчеләр саны артуын, ЗНОны иртә ачыклауның төп чараларын билгеләде.
Әлмәт районы кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән максат итеп куелган үлү күрсәткеченә иреште. ТР Министрлар кабинеты карары буенча, 14.07.2014 елда йөкләмә бирелде - һәр муниципаль районда юл картасын булдыру. Әлеге карталар кеше үлүендә төп сәбәпләрне киметүгә юнәлдерелгән.