Мондый кешеләр турында “язмышларын, гомерлек эшләрен туган җирләрендә тапкан”, диләр. Узган юлга борылып карасаң: анда туган колхозлары өчен тырышып хезмәт кую да, гаиләдәге шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр дә бар. Галина Ивановнаның авыл хуҗалыгы тармагындагы эш стажы 38 ел тәшкил итә. “1977-1978 елларда социалистик ярышта җиңүче” дигән исемгә лаек. Василий да бер генә көн дә эшкә чыкмый калмаган. Авыл хуҗалыгы культураларын сугаруда тырышып хезмәт куйган, алдынгы тракторчы да булган, кышкы айларда мич ягучы булып эшләгән.
Ир белән хатын Василийның әнисе белән бергә тату, бердәм гаилә булып яшиләр. Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, ачы язмыш аларның берсен югалту кайгысын китергән. Хәзер менә оныкларына сөенеп яшиләр. Бөтен сабырлыгыңны туплап, түзми хәлең юк. Балялиннар җәмәгать тормышыннан да читтә калмыйлар. Тормыш юлыннан һәрвакытта да менә шулай – бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп, кайгыртып, һәр көнне шатланып каршыларга язсын.