ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга документлар белән эшләү тәртибен аңлатты.
Укучыларда архив бүлегендәге латин һәм иске татар телендә язылган акт кәгазьләре зур кызыксыну уятты. Фәния Салихҗановна документлар югалган очракта нишләргә кирәген аңлатты. ГХАТ бүлегендә ясалган альбомнарны да укучылар кызыксынып карадылар.